Нәтиҗәләр саны: 10934000 (18841306), эзләү 0.303 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. Бик матур җәйге көннәрнең берсендә кызлар, бәрәңге төбен өеп арыгач, Актайның авыл читендә, ферма янындагы тирәнрәк бер урынына су коенырга барганнар иде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
  2. Чишенеп суга керүләре булды, биек әрекмәннәр арасыннан фермада эшләүче шул шалпык ирен үрмәләп килеп чыкты да кызларның киемнәрен җыеп алды. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
  3. Кызлар шуннан соң ул китәр дип уйлаганнар иде дә, кая ул! Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
  4. Кызлар ялынып-ялварып та карадылар, тик ул ыржаеп утыруын белде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
  5. Судагы кызлар күшектеләр, тешләре тешкә тими, елаша башладылар. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
  6. Рәхимҗан тыкрыктан сыерларны су эчәргә алып төшүче көтүче мияссәр абзыйны күргәч кенә шылды. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
  7. Кызларның кайсыдыр моны фронттан кайтканнарның берәрсенә әйткәндер, күрәсең, бер-ике көннән күпер өстендә балык каптырып утырган малайлар янына Рәхимҗан килеп басты. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
  8. Аның күз төбе күгәреп чыккан, ярылып торган иреннәре шактый шешкән иде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
  9. Гадәте буенча ул балыкларны куркытырга суга таш ата башлады. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
  10. Рәхимҗан бер малайның кулыннан кармак таягын тартып алды да әнвәрнең башына орды. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар